Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашты

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан - Россия регионнары арасында Беларусьнең ышанычлы хезмәттәше. Бу хакта бүген Минскта Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Минскта ике көнлек эш сәфәрендә (2016 елның 17-18 октябрь көннәре). 

"Безнең хезмәттәшлек күп компонентлы, диверсификацияле һәм барыннан да алда җитештерү коммерциясенә нигезләнгән, ә бу чыннан да өметләндерә һәм без үзара багланышлар өчен тагын да күбрәк мөмкинлек таба алабыз", - диде Беларусь Республикасы Премьер-министры.

"Кызганычка каршы, соңгы елларда кайбер сәбәпләр аркасында товар әйләнеше кимү тенденциясе күзәтелде. Ләкин, шулай да, кабул ителгән чаралар аркасында, шул исәптән безнең ел башында аралашуыбыз һәм визитка әзерләнүебез аркасында безнең товар әйләнеше дәрәҗәсен тигезли башладык. Беларусь ягы Татарстанга экспортын өстәде. Һәм шул сәбәпле без үзара файдалы эшли алабыз", - диде Андрей Кобяков. 

Аерым алганда, ул станоклар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеген билгеләде. "Без үз вакытында бу өлкәдә багланышлар үсешен билгеләгән идек һәм төп компанияләрне дә билгеләдек: Беларусь ягыннан - "МЗОР" ААҖ, ул Татарстанда станоклар төзү паркын модернизацияләү өлкәсендә багланышларны туплады. Россия ягыннан да шундый компания билгеләнсә, яхшы булыр иде. Без бу юнәлештә эшләргә әзер", - диде Андрей Кобяков. 

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан компанияләре белән «Амкодор» ААҖ актив хезмәттәшлек итә. Россия төбәгендә «Могилевлифтмаш» ААҖ производствосын ачу мәсьәләсе карала. 

"Татарстан ягының бу өлкәдә тәкъдимнәре бар, дип уйлыйм. Без,бөтен мөмкинлекләребезне кулланып, бу өлкәдә эшләргә әзер", - дип ассызыклады Кобяков. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләгәнчә, Беларусь белән Татарстан арасында станоклар төзүдә хезмәттәшлек бик вакытлы. 

"Безнең авиация заводын, башка машина төзелеше предприятиеләрен тирәннән модернизацияләү сәбәпле, бу теманы яхшылап карарга кирәк", - дип саный Татарстан Президенты. 

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Белкоммунмаш» предприятиесе уңай тәэсир калдырды. Без предприятиенең эшләргә әзер икәнен күрдек, яңа базарлар эзлиләр һәм багланышларга әзер, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Татарстан шәһәрләрендә травмвай паркын яңарту да актуаль тема, һәм «Белкоммунмаш» белән бу өлкәдә хезмәттәшлек мөмкилнекләре бар. Бүген акчаны сарыф итү вакыты түгел, диде Рөстәм Миңнеханов, ышанычлы партнерлар, яхшы финанс шартлар кирәк.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, "Минск моторлар заводы" газ ягулыгындагы автотранспортны куллану өлкәсендә җитди проектны гамәлгә ашыра, Татарстан делегациясе анда да бүген булды. 

Очрашу ахырында яклар 2017-2020 елларда Хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын имзаладылар. Документка имзаларын Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

Беларусь Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, әлеге документ багланышларның төрле юнәлешләрен билгели, шул исәптән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International