Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта берничә немец компаниясе вәкилләре белән сөйләшүләр алып барды

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта Германиянең Thyssen Krupp, Wilo, SMS Group компанияләре вәкилләре белән очрашты.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфка (Төньяк Рейн – Вестфалия) эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, немец компанияләре Европа һәм бөтендөнья дәрәҗәсендә югары сыйфатлы продукцияләре белән мәгълүм. Очрашуыбызга һәм үзара файдалы хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышуыбызга бик шатмын, диде ул, безнең төбәктә сезнең компанияләр эшчәнлеге юнәлеше белән танышлар һәм сезнең белән эшләргә әзербез, иң мөһиме – хезмәттәшлек өлкәләрен һәм конкрет адымнарны билгеләргә.

Очрашуда катнашучы компанияләр вәкилләре кыскача гына үз тәкъдимнәре, Россия базарында бизнес үстерү теләкләре турында сөйләделәр.   

Аерым алганда, «Тиссен Крупп» – Германиянең иң эре сәнәгать концерннарыннан берсе, ул корыч һәм аннан төрле эшләнмәләр җитештерә, химик, нефть эшкәртүче һәм башка сәнәгать җайланмаларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә. 

«Вило» компаниясе –җылыту өчен насослар һәм насос системалары, вентиляцияләр һәм кондиционерлар җитештерүче буенча бөтен дөньяга мәгълүм компания.

Компания «Эс-Эм-Эс Групп» компаниясе корыч һәм төсле металлар эшкәртү өчен машина төзү җайланмалары җитештерә.

Компанияләр вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар Россия базарында бар һәм анда бизнесны киңәйтергә телиләр.  

Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләрен тәкъдир итү өчен немец компанияләре вәкилләрен Татарстанга чакырды. Ул шулай ук  потенциаль проектлар буенча җентекләп фикер алышу һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Очрашу барышында немец компанияләре вәкилләренең быел декабрь аенда Татарстанга визиты турында сөйләшеп килештеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International