Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды, анда ИТ-компанияләрнең 6 проекты каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 474,93 млн. сум тәшкил итә.
«Ак Барс Санлы технологияләр» ҖЧҖ «АК БАРС» Банк» ГАҖның эшләнмәләр үзәген булдыру һәм аның санлы бизнесын үстерүгә юнәлгән хезмәт күрсәтүләренең дистанцион каналларын алып бару проектын тәкъдим итте. Эшләнгән карарлар төп заказчыга үзгәрешләр тизлеген арттырырга һәм клиентларга алар өчен уңайлы булган урында һәм кирәк вакытта алар өчен уңайлы алымнар белән хезмәт күрсәтү продуктларын тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк.
«Связь-Управление» фәнни-җитештерү предприятиесе проекты юллар тармагы өчен программа-аппарат комплексын эшләүне тәкъдим итә. Проект сыйфатлы кәрәзле элемтә тәэмин итү өчен автомобиль магистральләре буенда телекоммуникацион инфраструктура булдыруны күз алдында тота, шул исәптән Юл хәрәкәтенә идарәнең автоматик системасын (ЮИАС) булдыру өчен программа белән тәэмин итүне дә.
«Акыллы камера» компаниясе проекты инновацион интеллектуаль камераны эшләп бетерүдән һәм эшләнмәне сәнәгатьтә җитештерү өчен юлдаш программа белән тәэмин итүдән гыйбарәт.
(fintech) #inspiRUSSIA финанс технологияләре лабораториясе – Иннополиста гамәлгә ашырылучы Life.SREDA венчур фонды проекты. Бу проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Испираша» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алырга тели. Проект «Иннополис» МИЗның инновацион финанс һәм блокчейн-продуктларын эшләүне, эшләнмәләр белән шөгыльләнүчләрнең компетенциясен арттыруны күз алдында тота.
«Зарница-Инновации» ҖЧҖ робот-манипуляторлар нигезендә сәнәгать робототехникасына өйрәтү өчен уку-лаборатория комплексын эшләү проекты белән чыгыш ясады.
«Почта технологияләре» ҖЧҖ проекты «Иннополис» МИЗ территориясендә «Россия почтасы» ФДУП эшчәнлеген автоматлаштыру өчен программа продуктлары комплексын эшләүне күз алдында тота.
Утырыш азагында «Универсаль финанс системасы» компаниясенә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусы бирелде. Компания «Иннополис» МИЗ территориясендә UFS-Online веб-системаларын үстерү проектын гамәлгә ашырырга җыена, проект онлайн режимда тимер юл билетларын рәсмиләштерү мөмкинлегеннән, шулай ук туризмның башка хезмәт күрсәтүләрен оештырудан гыйбарәт.