Казанга РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов килде

2016 елның 21 октябре, җомга

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Татарстанга визиты кысаларында Россия беренче вице-премьерының Иннополиста узучы "Яшәү өчен мохит" проектлау буенча беренче халыкара форумында катнашуы көтелә. 

Форум Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты турында иҗтимагый дискуссия оештыра, шәһәрне планлаштыру, торак төзелеше һәм төзекләндерү өлкәсендә законнарны камилләштерү, проектлау культурасын булдыру, торак һәм шәһәр мохите белән эш темаларына багышланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International