Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков “Schneider Electric” компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, Казан дәүләт энергетика университеты Эдвард Абдуллаҗанов, республиканың сәнәгать һәм энергетика компанияләре вәкилләре катнашты.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, Татарстан республикасының “Schneider Electric” компаниясе белән хезмәттәшлеге берничә елдан бирле дәвам итә. Компаниянең Казанда үз офисы бар. “Казань Электрощит”, “Татэк” кебек җирле партнерлар белән бергә түбән вольтлы җиһазлар җитештерү җәелдерелә. Татарстан территориясендә “Schneider Electric” берничә зур проектта катнаша, аерым алганда, Казан вертолет заводының җитештерү куәтен үзгәртеп кору эшләрендә.
Мәгариф өлкәсендә дә үзара хезмәттәшлек актив үсештә, дип өстәде Илдар Халиков. Казан дәүләт энергетика университеты, илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе буларак, Татарстан Республикасында “Шнейдер Электрик”ның төп партнер-университтеты булып тора.
Аннары Илдар Халиков катнашында “Schneider Electric” компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка “Schneider Electric” АҖнең Россиядә һәм БДБ илләрендәге президенты Йохан Вандерплаетсе һәм КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов кул куйды.
Хезмәттәшлек пунктларының берсе - “Schneider Electric” компаниясенең КДЭУ базасында World Skills International стандартларын кулланып, электротехник һәм электромонтажлау эшләрен башкару өлкәсендә махсуслашучы Гамәли квалификацияләр үзәген булдыруда катнашу.
Бу үзәктә студентлар электромонтажлау осталыкларына өйрәнәчәк һәм һөнәри әзерлек узачак. Шушы максатларда “Schneider Electric” компаниясе үзәкнең уку зоналарын 7 млн сумга заманча җиһазларга җыена.