Рөстәм Миңнеханов Шанхайда «Ляонин Ван Юй Хэ» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга бер көнлек эш сәфәре барышында (2016 елның 1 ноябре) «Ляонин Ван Юй Хэ» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу 18 нче Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе кысаларында узды. 
«Ляонин Ван Юй Хэ» компаниясе җитәкчелеген сәламләп, Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Кытай бизнесы һәм берничә Кытай провинциясе белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстанда Кытай партнёрлары катнашында "Алабуга" МИЗ территориясендә уңышлы проектлар гамәлгә ашырыла, Менделеевск шәһәрендә "Аммоний" ААҖнең минераль ашламалар җитештерүче заводы эшләтеп җибәрелде. 
Сезнең компаниянең эш даирәсе – инфраструктур проектлар, авиация җайланмалары, безнең өчен кызыклы, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ляонин Ван Юй Хэ» компаниясе вәкилләре үз чиратында Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелүче "Ансат" вертолётлары һәм кече самолётлар белән кызыксынуларын белдерде. Моннан тыш, Кытай партнёрлары төрле өлкәләрдә хезмәттәшлеккә әзер, – нефть химиясеннән алып гуманитар проектларга кадәр.
Рөстәм Миңнеханов «Ляонин Ван Юй Хэ» компаниясе җитәкчелеген Татарстанга чакырды. Шулай ук ТР Президенты Татарстан Республикасы делегациясенең киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре белән танышу өчен Кытайга эш сәфәрен оештырырга йөкләмә бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International