Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2016 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджет расланды.
Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» компаниясенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау турында мәгълүмат тыңладылар. Фараз 1 баррель Urals нефте өчен 40 АКШ доллары күләмендәге уртача еллык бәяләргә һәм 1 АКШ доллары курсы 64,8 сум, шулай ук инфляция индексы 5,5% булуга нигезләнгән. Компания үсешенең расланган стратегиясе буенча (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 28,6 млн. тонна нефть чыгару планлаштырыла. «Татнефть» ГАҖның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салганга кадәр 106 млрд. 701 млн. сум табыш алу карала (төяп җибәрелгән продукциядән килер, нетто 469,5 млрд. сум күләмендә), чиста табыш 84 млрд. 173 млн. сум тәшкил итәчәк.
Директорлар советында шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Төгәлрәк - «Татнефть» ГАҖ рәсми сайтында.