Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды.   

Искәртәбез, бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.

ӘДНИның 1 нче студентлар йорты Әлмәтнең Тукай проспектындагы 41а йортта урнашкан. Тулай торак бинасында «Татнефть» ГАҖ акчаларына ике ай элек ремонт ясалган.

Рөстәм Миңнеханов укучы яшьләрнең яшәү шартлары белән танышты, яңартылган бинаны карап чыкты. Аннары Татарстан Президенты ӘДНИның төп уку корпусына юнәлде, анда аңа югары уку йортының аудиторияләре, фәнни лабораторияләре һәм башка уку бүлмәләре буйлап экскурсия уздырдылар.

Рөстәм Миңнехановны Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International