Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтының (ӘДНИ) үсешен уңай бәяләде, Институт бу көннәрдә төзелүенә 60 ел тулуны билгеләп үтә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты бу хакта «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының Әлмәт шәһәрендә узган чираттагы утырышында хәбәр итте.
Искәртәбез, утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар күптән түгел «Татнефть» ГАҖ акчасына ремонтланган Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче студентлар йортында булды.
«Әлмәтне нефтьчеләрнең югары мәктәбе итү турындагы хыялыбыз тормышка ашарга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм Татарстан Республикасы тулаем һәм «Татнефть» компаниясе, кече нефть компанияләре – барысы да белгечләрдән башка, квалификацияле кадрлар әзерләүдән башка заманча технологияләрне гамәлгә кертеп булмаганны, өр-яңа заманча фәнни тикшеренүләр уздыру мөмкин булмауны аңларга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Әлмәт дәүләт нефть институтының яхшы тикшеренү базасы бар, болар бар да нефть сәнәгате файдасына эшләргә тиеш.
Әлбәттә, югары уку йортының матди-техник базасын киләчәктә дә ныгытырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма беренче чиратта без нефть тармагының – икътисадыбыз нигезе, нефть институты нефть сәнәгате тармагыбызның нигезе икәнне истә тотарга тиешбез.
«Нефть институты рейтинглы булырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, бүген шәһәр өчен күп эшләр башкарылды, һәм Әлмәт матурая бара, яшәү өчен уңайлырак була бара.
Нефть югары уку йорты Әлмәтнең конкурент өстенлегенә әверелергә мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов, монда эш урыннары бар, монда перспективалар бар, шәһәрдә иҗтимагый урыннар булдыруны дәвам итәргә кирәк.