Рөстәм Миңнеханов: “Йортыбыз – Татарстан” гала-концерты – республика халыкларының берләшүе үрнәге

2016 елның 4 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика күләмендәге “Йортыбыз – Татарстан” этномәдәни фестиваленең йомгаклау концертында булды.

Чара "Пирамида" комплексы мәйданчыгында узды (Казан).

Халыклар берлеге көнендә гала-концертта 600 якын иҗади коллективлар вәкилләре чыгыш ясады, алар барысы да республикабызда яшәүче милләтләр вәкилләре. 

19 сентябрьдән 18 октябрьгәчә үткәрелгән муниципаль һәм зона сайлап алу турларында җиңеп чыкканнар тамашачыларга үзләренең сәләтен күрсәтеп калырга ашыкты. Әлеге турларда 1,2 меңнән артык кеше катнашканлыгы билгеле.

Йомгаклау концертына исә республиканың иң яхшы 40лап коллективы сайлап алынган иде. Алар үз халыкларының гореф-гадәтләре күптөрлелеген күрсәтте: татар, шул исәптән керәшен, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт, белорус, грузин, әрмән, дагыстан, казах, үзбәк, төркмән, һинд, украин, казак һәм башка халыкларның җырлары, биюләре башкарылды.

Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны һәм тамашчыларны бәйрәм белән котлады, иҗат коллективларына республикадагы милли мәдәниятләрне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

“Бүгенге йомгаклау концерты – илебез һәм, аерым алганда, республикабыз халыкларының берләшүе үрнәге ул. Теләсә кайсы территориянең иминлеге һәм үсеше күп вакыт тотрыклылыктан һәм конфессияләр арасындагы килешүчәнлектән тора. Татарстан, төрле милләт кешеләре арасында тынычлык һәм аңлашучанлык булмаса, билгеле, мондый уңышларга ирешә алмас иде”, - диде республика Президенты сәламләү чыгышында.

“Коллективларыгыз нинди шәп, нинди талантларыгыз бар! Без оештыручыларга бөтен республикабыз, аның гаять зур казанышлары чагылыш тапкан шушы шәп концерт өчен ихлас рәхмәтле”, - диде ул канәгатьлек белән.

Татарстанда барлык милләт кешеләре өчен дә уңайлы яшәү шартлары булдыру буенча бик зур эшләр башкарыла, дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы актив эшли, дип саный ул.

Бүген мәдәни-күңел ачу комплексында, төп концерт программасыннан тыш, холларда һәм фойеда да милли коллективлар, музыка уен кораллары ансамбльләре чыгыш ясады, кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Искәртеп үтәбез: “Йортыбыз – Татарстан” фестивале 2012 елдан бирле уздырыла һәм муниципаль, зона этапларыннан, йомгаклау концертыннан гыйбарәт. Анда катнашучылар 5 номинациядә үзара ярыша: вокал, хореография, нәфис сүз, музыка уен коралларында уйнау һәм фольклор. Быел шуңа тагын 1 номинация өстәлде – иң яхшы казак коллективы. Шушы 5 ел эчендә фестивальдә 10 меңнән артык кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International