Бүген ТР Хөкүмәте Йортныдагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагының агымдагы елның 9 аенда икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, барлык хуҗалыклар төрләрендә авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 9 ай нәтиҗәсе буенча 184,2 млрд. сум тәшкил итте, чагыштымача бәяләү буенча производство индексы 106,5 % тәшкил итте (Россиядә әлеге күрсәткеч - 103,6 %).
ТР Авыл хубалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елның гомуми нәтиҗәләре барлык хуҗалыклар төрләре буенча 235,2 млрд. сум тәшкил итәчәге фаразлана (үсемлекчелектә - 125,6 млрд. сум, терлекчелектә - 109,6 млрд. сум). Узган елдагы белән чагыштырганда - 105,2 %. Аның сүзләренчә, беренче чиратта бу ашлык уңышының 1,3 кат артуы нәтиҗәсендә ирешелде, шикәр чөгендере - 114 % ка, ит җитештерү - 3,7 %, сөт саву - 1,3 % ка артты.
2016 елның 9 ае буенча акчалата керем авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 63,5 млрд. сум тәшкил итте, үсеш - 8 %. Шулардан сөтне сату - 16,4 млрд. сум, үсеш - 11 %, терлек һәм кош итен сатудан - 25,4 млрд. сум, ягъни 101 %.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча керем 100 млрд. сум тирәсе фаразлана (2015 елда 83 млрд. сум иде).
Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2016 елның 9 аеның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре түбәндәге: керем - 69,5 млрд. сум, чыгым - 63,4 млрд. сум, табышлы предприятиеләр өлеше - 93 %. Дәүләт ярдәме өлеше - 2015 елдагыга караганда 18 процентка ким.
Марат Әхмәтов тармактагы уртача хезмәт хакы күләменә игътибар итте. Аена уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум, 2015 елдагыдан 8 процентка артык.
Министр сүзләренчә, авыл хуҗалыгы хезмәте бәясе җитәрлек түгел. Ул Әгерҗе районын мисал итеп китерде, анда хезмәт хакы күрсәткечләре быел кимегән (былтыр 13,8 мең сум булса, быел 12,9 мең сум).
Шулай ук Әлки, Апас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында хезмәт хакы үсеше җитәрлек түгел. "10-12 мең сумлык хезмәт хакы - кешене рәнҗетү ул, - диде Марат Әхмәтов. - Бүген кулланучыларның минималь бюджеты - 13,8 мең сум. Безнең министрлык муниципаль районнар башлыклары, ведомство структуралары белән берлектә алга таба авыл хуҗалыгында хезмәт хакына аеруча игътибар итәчәкбез. Бездә хезмәт хакын арттыруга һәм эффектив эшчәнлеккә ирешү өчен уртактан вариантлар табушга мөмкинлекләр гаять күп".
Татарстан Президенты, үз чиратында, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын түләүгә аеруча игътибар итәргә өндәде. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк, диде ул, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы ким булырга тиеш түгел.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, иң әүвәл, хезмәт хакы - гражданнарның кереме ул, аңа аларның тормыш дәрәҗәсе бәйле. "Кешеләр гаиләләрен ашатырга, коммуналь хезмәт өчен түләргә кирәк, - диде ул. - Аларның хезмәт хакы ким булуга хезмәткәрләр генә гаепле түгел, без җитәкчеләр буларак уртача хезмәт хакы турында, гражаннар иминлеге турында уйларга тиеш".