Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Отчрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, ул шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары белән оештыру киңәшмәсе уздырган, анда депутатларның эш рәвешләре каралган.
Депутатлар алдына куелган бурычлар арасында: федераль дәрәҗәдә төбәк мәнфәгатьләрен яклау, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда берөзлексез катнашу.
2016 елда федераль акчаларны Татарстан Республикасы икътисадына җәлеп итү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул Стратегия-2030 кысаларында эшнең төп юнәлешләрен билгеләде: республиканың моношәһәрләренә ярдәм күрсәтү, төбәкнең сәнәгать паркы инфраструктурасын үстерү, Чаллыда социаль-икътисадый алдан үсеш территориясе өчен инвесторлар эзләү, шулай ук «ИнноКам» Кама сәнәгать кластерын киләчәктә дә үстерү.
Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларының республика юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары белән хезмәттәшлек механизмнары турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары белән хезмәттәшлектә төп министырлык итеп Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы билгеләнде.