Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗга эш сәфәре кыла

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре белән килде. 

Эш сәфәренең төп максаты – МИЗ территориясендә ике яңа завод  төзи башлауга багышланган тантанада катнашу: «АйДжиЭс Агро» (компост җитештерү һәм шампиньон гөмбәсе үстерү) һәм «Август-Алабуга» (үсемлекләрне яклауның химик чараларын әзерләү). 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырачак, анда дүрт яңа компаниянең махсус икътисадый зона резиденты статусын алуга гаризалары каралачак. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «РНМТК - Термик системалар» ҖЧҖ генераль директоры Артур  Демьянченко белән очрашуы да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International