Татарстан Президенты "Алабуга" МИЗ территориясендә ике яңа завод төзелешен башлау чарасында катнашты

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» исемле ике яңа завод төзелешен тантаналы башлау чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты. 

«АйДжиЭс Агро» компаниясенең инвестиция проектында компост җитештерү һәм шампиньоннар үстерү заводы төзелеше каралган. Бер елда яңа производствода 10,8 мең гөмбә һәм 40 мең тонна компост материалы җитештерү көтелә. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ җитәкчелеге берничә Россиядәге кибетләр челтәрләре белән продукцияне сату турында килешкән. Яңа производствода 165 яңа эш урыны булдырыла. Инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сумнан артык. Проект 5 елдан табышка чыгарга тиеш. Производствоны 2017 елның өченче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, яңа завод анды предприятиеләр арасында иң эреләрнең берсе була, һәм Татарстан республикасы ресурслары нигезендә формалашачак. 

"Туклану культурасы бүген үзгәрә. Кешеләр ел буе кибетләрдә сатыла торган экологик яктан чиста продуктларга мохтаҗ. Әлеге проектны гамәлгә ашыру россиялеләрне яңа гына үстереп җыелган гөмбә белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк, - дип ассызыклады ул. - «АйДжиЭс Агро» компаниясе базарда үз урынын табыр дип өметләнәбез". 

 «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Миңнехановка  ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Аның сүзләренчә, компания Россия сәүдә челтәрләрендә импортлы шампиньоннар өлешен күпкә киметү бурычын куя. 

Шуннан мәртәбәле кунаклар икенче төзелеш мәйданчыгына бардылар, анда "Август-Алабуга" заводын төзү планлаштырыла. "Август" - үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерү һәм сату буенча иэ эре Россия компаниясе. Хәзерге вакытта компания Россия базарында 70 % продукциясен сата. 28 % - якындагы чит илләргә туры килә,  2 % - ерак чит илләр. 

"Алабуга" МИЗ дагы инвестиция проектында үсемлекләрне саклау чараларын (гербицидлар, фунгицидлар, инсектицидлар һәм башкалар) җитештерү буенча ике цех һәм полимер савыт җитештерү цехын төзү каралган. Инвестицияләр күләме 3 млрд. сумнан арта. Производствоны 2018 елның дүртенче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 

"Август" компаниясе җитәкчелеге сүзләренчә, предприятие өчен иң заманча логистика каралган, кешеләр, чимал һәм продукция агымнары тәртипкә салынган. Әйтик, хезмәткәрләр заводка кереп, корпустан корпуска эләгү өчен җир өсте галереяләре буенча урамга чыкмыйча йөриләр. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, "Август" компаниясе үз секторында алдынгыларның берсе һәм сатып алучылар, партнерлары арасында ихтирам казанган. 

"Агросәнәгать комплексында югары нәтиҗәләргә казану, үсемлекләрне сыйфатлы чаралар белән сакламыйча мөмкин түгел. билгеле, әлеге товарны күбесенчә без чит илдән алабыз. Әмма әлеге заводны төзү импорт продукциясен үз илебездә җитештерелгән продукциягә алыштыру мөмкинлеген тәэмин итә. Һәм әлеге зур күләмле проектның "Алабуга" МИЗ мәйданчыгында гамәлгә ашырылуы безгә бик шатлыклы", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче буларак, "Август-Алабуга" ның төп партнеры булачак. 

Шуннан Татарстан Президенты һәм "Фирма-Август" ЯАҖ генераль директоры Александр Усков завод төзелеше хөрмәтенә истәлекле такта куйдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International