Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторы Джерри Браунны Татарстан Республикасына чакырды

2016 елның 11 ноябре, җомга

Калифорния губернаторы Джерри Браун (АКШ) бүген Сан-Франциско шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашуда Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Илчесе Сергей Кисляк, Россия Федерациясенең Сан-Франциско шәһәрендә генераль консулы Сергей Петров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Президенты Джерри Браунга очрашу мөмкинлеге һәм Калифорниядә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы делегациясе Сан-Францискодагы ел саен үткәрелә торган Америк-Россия эшлекле Советы утырышында катнаша. 

"Без Кремний үзәнендә берничә компания җитәкчелеге белән очраштык, Сиэтлда Boeing компаниясендә булдык, Uber компаниясе вәкилләре белән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштек. Безнең дә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә багланышлар мәсьәләләрендә тәкъдимнәр бар, Татарстан Республикасында зур проект гамәлгә ашырыла - "Иннополис" махсус икътисадый зонасы", - диде Татарстан Президенты. 

Аның сүзләренчә, төп максат - "Иннополис" МИЗ территориясендә үзара файдалы эш алып бару өчен партнер - компанияләр табу. Без сезнең ярдәмгә өметләнәбез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген республикада күп сандагы Америка компанияләре бизнесларын алып бара. Аерым алганда, "Форд" һәм "Соллерс" компанияләре "Алабуга" МИЗ территориясендә автомобильләр җитештерәләр, "КАМАЗ" автозаводы "Камминз" белән уртак предприятие ачты. 

Carnegie Mellon University (Карнеги-Меллон) алдынгы Америка югары уку йорты белән "Иннополис" МИЗ да ИТ-университет ачылды. 

Татарстан Президенты Калифорния губернаторын бизнес-делегация белән Татарстанга чакырды. 

"Бездә сәнәгать мәйданчыклары күп, без Россиядә бизнес алып бару өстенлекләре турында сөйләрбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нәтиҗәле эш алып бару өчен бөтен шартлар бар. Аерым алганда, Татарстанда, махсус икътисадый зоналар территорияләрендә салым режимы уңай, географик яктан урнашуы да әйбәт- Россия үзәге. Россия базарына чыгу өчен бик яхшы мөмкинлекләр бар". 

"Без сезне Россия Федерациясенә визитыгыз кысаларында Татарстан Республикасына килергә чакырабыз, җәй көне булса, яхшырак - Сабантуй татар халык бәйрәмен күреп була. Әлеге бәйрәм Калифорниядә дә үткәрелә", - диде Рөстәм Миңнеханов Джерри Браунга. 

Татарстан Республикасында ислам динен тоталар, диде Рөстәм Миңнеханов, Россия регионы буларак Татарстан ике диндәге кешеләрнең, рус һәм татарларның, православие диндәгеләр һәм мөселманнарның татулыкта йөзләгән ел яшәү үрнәге улю Казан Кремлендә, ул ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керә, уникаль, аның территориясендә рус һәм татар биналары, православие гыйбадәтханәләре һәм мөселман мәчетләре бергә тора. 

Клифорния губернаторы, үз чиратында, билгеләгәнчә, әлеге штат дөньяда югары капитализацияле иң югары технологияле урыннарның берсе. "Калифорния компанияләре - бөтен дөнья буенча эшләүче глобаль дәрәҗәдәге компанияләр, - диде ул. - Сез дөрес урынга килгәнсез". 

Әлеге очрашу зур әһәмияткә ия булачак, дип ышандырды Калифорния губернаторы. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Россия белән АКШ мөнәсәбәтләренең үзара аңлашырлык булып калуында ышануын белдерде. "Сезне Татарстан Республикасында күрербез дип өметләнәбез", - диде ул Джерри Браунга мөрәҗәгать итеп. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International