ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: 2016 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 308,9 мең тонналык терлек һәм кош үстергән

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2016 елның 10 аенда Татарстанның терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

2016 елның ун аенда республикада авыл хуҗалыгы берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 308,9 мең тонналык терлек һәм кош үстергән (узган елның шул ук чорына караганда усеш - 104 %). Шулардан эре мөгезле терлек - 78,4 мең тонна (102 %), дуңгыз - 69,6 мең тонна (101 %), кош - 158,8 мең тонна (107 %). 

Сөт шул ук чорда 1020 мең тонна күләмендә савылган (103 %).

Марат Әхмәтов сүзләренчә, терлек башы саны узган елдан бирле кимемәде. 

Терлекчелектән 2016 елның ун аенда кергән керем - 50,1 млрд. сум (узган елдагыга караганда 105 % арткан), шул исәптән сөт сатудан - 18,2 млрд.  сум (112%). 

Марат Әхмәтов республика хуҗалыкларында сөт җитештерүнең уңай якларын һәм кимчелекләрен билгеләде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү арта бара. Гомумән 3 елда тулаем савым күләме 138 мең тоннага арткан, ягъни 13 % ка. Иң күбе Актаныш, Азнакай, Чүпрәле һәм Аксубай районнарында артты, аларда үсеш 10-20 % тәшкил итте. 

Шул ук вакытта кайбер районнарда сөт савым күләме артмады. Бу Ютазы, Баулы, Зеленодольск, Алабуга, Лаеш районнары. 

Әгерҗе күрсәткечләре көтелгәнчә түгел, диде Марат Әхмәтов, республикада гомумән сөт терлекчелеге уңышсыз булган районнар бар. Аның сүзләренчә, "Әлмәт, Чиремшән, Кама Тамагы, Мөслим, Менделеевсктагы вәзгыять якындагы арада өметсез". 

"Үткән видеоконференциядә мин Чүпрәле районындагы "Цильна" ҖЧҖ ндә шикәр чөгендерен сатудан кергән керемне үрнәк итеп китердем. Шул ук хуҗалык 750 сыерыннан көненә 19 мең тоннадан артык сөт сава", - диде Марат Әхмәтов.

Ул муниципаль районнар башлыкларын, авыл хуҗалыклары җитәкчеләрен сөт терлекчелеге мәсьәләләренә, сөт җитештерүгә җитди игътибар итәргә өндәде, аеруча узган елдагыга караганда сөт күләме кимегән урыннарда. "Бүген сөт базарында вәзгыять каты үзгәрә, - диде министр. - Һәм тармакларында югары дәрәҗәдә калган товар җитештерүчеләр зур күләмдә керем ала". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International