Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хальдор Топсе» (Дания) компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, «ТАИФ» ГАҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, республиканың әйдәүче югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Казан кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы белән «Хальдор Топсе» арасындагы хезмәттәшлек эре проектлар нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты «ТАНЕКО» һәм «Аммоний» җитештерүләрендә «Хальдор Топсе» лицензион җайланмаларының тотрыклы эшләвен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, компаниянең инженер хәл ителешләренең югары сыйфаты Татарстан нефть-газ предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.
Шулай ук «Хальдор Топсе» республика югары уку йортлары белән уртак фәнни-тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру буенча актив практик эш алып бара, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдереп, Бъерне Клаусен ассызыклаганча, ул Татарстан белән «Хальдор Топсе» арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяли.
Аннары Бъерне Клаусен Дания компаниясенең Татарстанда 2015-2016 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук киләчәк үсешнең перспектив юнәлешләрен билгеләде.