Казанга «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Google ЕМЕА төбәгендә стратегик партнерлык буенча президенты Карло Бьондо килде

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасына «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Google компаниясенең ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) төбәгендә стратегик партнерлык буенча президенты Карло Бьондо эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы җитәкчелеге вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.

Килүгә үк Герман Греф һәм Карло Бьондо, Рөстәм Миңнеханов белән бергә,   Казан шәһәренең халыкара мәктәбендә булдылар, анда алар укыту принциплары белән таныштылар, уку сыйныфларын, спортзалны, иҗтимагый пространстволарны карап чыктылар. Кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылды.

Кунаклар  Google компаниясенең һәм Саклык банкының «Бизнес-класс» уртак мәгариф проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау тантанасында катнаштылар.

Искәртәбез, проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Чара Казанда югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International