Татарстанда 805 күп фатирлы йортка капиталь ремонт тәмамланды

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 398 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, ТРМКның 2016 елның 3 октябрендәге карары белән күп фатирлы йортларга капремонт программасына үзгәрешләр кертелде. Барлыкка килгән экономия исәбенә элек игълан ителгән 830 йорт урынына тагын 46 объект өстәлде. 18 ноябрьгә 805 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган инде.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 41 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең. 648 тикшерү уздырды, аларның нәтиҗәләре буенча 8 муниципаль берәмлектә 34 техник иминлек кагыйдәләрен бозу факты ачыкланган.   

Бүгенгә балалар өчен савыктыру лагерьларында, булдырылучы ресурс үзәкләрендә (колледжларда), яшүсмерләр клубларында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарында һәм Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә капремонт тулысынча төгәлләнгән. Мәгариф учреждениеләрендә дә капиталь ремонт тәмамланып килә: эшләр бер генә объектта калган.

И. Фәйзуллин Татарстан Республикасы газлаштыру фонды тарафыннан программаларны гамәлгә ашыруга аерым тукталды. 2016 елда 159 фатир индивидуаль җылыту системаларына күчерелгән. Моннан тыш, 96 социаль тармак объектында 164 казан алмаштырылган.

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча 228,4 км су үткәрү челтәре төзелгән, 41 артезиан скважинасы борауланган, 37 су җыю манарасы урнаштырылган. Яктыртуны торгызу эшләре төгәлләнгән, аерым алганда, 10 мең 132 светодиод яктырткыч, 409 электр энергиясен исәпкә алу щиты куелган, 366,98  км электр үткәрү линиясе монтажланган.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, ел азагына кадәр Татарстанда 311 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган. Шуларның 130сы яңа фатирларга күчкән инде, тагын 74 кешене киләсе атнада күчерү башланачак. Шулай итеп, 80 әзер торак урыны буенча документлар  рәсмиләштерү тәмамланып килә.

Калган 27 фатир төзелеп килүче йортлардан сайлап алынган. Сүз Чистай һәм Лениногорск районнары турында бара. Муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Илдар Халиков торак объектларын тапшыруның конкрет срокларын атарга сорады. Чистайлылар белдергәнчә, барлык эшләр дә 5 декабрьгә кадәр тәмам булачак. Лениногорск җитәкчелеге йортны 10 декабрьгә тапшырырга вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International