Рөстәм Миңнеханов «Бизнес класс» проекты турында: Махсус белемнәрдән башка бизнеста уңышларга ирешү мөмкин түгел

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Татарстан территориясендә «Бизнес класс» түләүсез программасы йомгаклары турында бүген республика киңәшмәсе барышында Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы идарәсе рәисе урынбасары - «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Рушан Сәхбиев Татарстан Республикасы Президентына мәгариф проектына актив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Бүгенгә 4050 кеше уку программасын тулысынча тәмамлады. Якын киләчәктә 10 мең яңа эшкуар бу курсны үтәчәк, – диде Р. Сәхбиев. – Муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бүген бу эшкә кушылырга кирәк, дип әйтәсем килә».

Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы идарәсе рәисе урынбасары белдергәнчә, компания «Бизнес класс»да укуларын тәмамлаганнар белән элемтәдә торачак. «Без аларга төрлечә ярдәм күрсәтәчәкбез: кредит ресурслары белән генә түгел, бизнес алып баруның бүтән өлешләрендә дә. Моннан тыш, Саклык банкы базасында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә, махсус коворкинг зоналары булдыру юлы белән эшкуарларның потенциалын ачарга ярдәм итәчәкбез», - диде нотыкчы.

Бүген кайбер халыкара компанияләр дә үз мәгариф проектларын булдырачак, диде Рушан Сәхбиев, Саклык банкы Татарстанны сынау мәйданчыгы итеп сайлап алу өчен тырышачак.   

«Без Саклык банкы һәм Google компаниясе җитәкчелегенә мондый зур программаны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерәбез. Минемчә, бу – безнең республикага зур бүләк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үз чиратында. - Бизнес үзеннән-үзе үсә алмаячак. Монда төп рольне кешеләр, эшкуарлар уйный. Алар юридик яктан гыйлемле булырга, базар законнарын белергә тиеш. Махсус белемнәрдән башка бу эштә уңышларга ирешеп булмаячак».

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, программада катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла. «Әгәр үзебез шушы проектны эшләргә җыенган булсак, безгә миллион сум табарга кирәк булыр иде. Монда бизнес алып баруның алдынгы технологияләре тәкъдим ителде, иң яхшы  экспертлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бик зур эш башкарылды», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның мәгариф программаларын гамәлгә ашыру буенча Саклык банкы һәм Google компаниясе белән хезмәттәшлеге дәвам ителергә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International