Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Даниловское зиратында Фикрәт Табиевка һәйкәл ачу тантанасында катнашты

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Бүген Мәскәүдә Даниловское зиратының мөселман ягында Фикрәт Табиевка һәйкәл ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Искәртик, Совет партиясе һәм дәүләт эшлеклесе, КПССның Татарстан обкомы беренче секретаре Фикрәт Табиев 88 яшендә озак вакытлы авырудан соң 2015 елның июнь аенда Мәскәүдә вафат булды. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген Фикрәт Табиевның республика социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен киметү мөмкин түгел. "Үзенчәлекле күңеле һәм югары профессиональлеге Табиевка фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге идарәчесеннән тиз арада КПССның Татарстан обкомы беренче секретаренә кадәр үсәргә ярдәм итә. Әлеге вазыйфана аның 32 яшендә билгеләнүе ил җитәкчелеге тарафыннан аңа карата зур ышаныч булуын күрсәтә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада Табиев заманында (1960-1979 еллар) нефть чыгару сәнәгате үсә, Түбән Кама шәһәренә нигез салына, "КАМАЗ", Кама ГЭС, Зәй ГРЭС, "Түбән Кама нефть химиясе" төзелә. Казанда цирк, Г.Камал ис. татар дәүләт академия театры, Спорт сарае һәм стадион ачыла.

 Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, соңрак Фикрәт Табиев Афганистанда Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче урынында да гаять катлаулы мәсьәләләрне чишә (1979-1986 еллар). 

Табиев казанышларының танылуы дәүләт бүләкләренең күплеге дә күрсәтә - Ленин исемендәге 5 орден, Октябрь Революциясе ордены, Халыклар дуслыгы ордены, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары" ордены һәм башкалар. 

Фикрәр Табиев исемендә Рязань өлкәсенең Азеево авылында мемориаль музей ачылды, Чаллыда яр буе урамы аталды, Тәбән Кама шәһәрендә урамга аның исемен бирделәр. 

Хезмәттәшләре, туганнары һәм чарада катнашучылар Фикрәт Табиевны тынлык минуты белән исәк алдылар. 

Чарада ТР Премьер-министры урындасары - Татарстан Республикасыныд РФдә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча киңәшчесе, "Татнефть" ГАҖ директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәһаветдинов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International