Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016 елның 20-21 ноябре) Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко килде.
«Казан» халыкара аэропортында Олег Кожемяконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстанда чагында Сахалин өлкәсе губернаторы «Иннополис» махсус икътисадый зонасы белән танышачак, Иннополисның ИТ-университетын һәм Попов ис. технопаркын караячак дип көтелә.
Моннан тыш, Олег Кожемяко өчен Свияжск утрау-шәһәренә экскурсия уздырылачак.
Иртәгә, 21 ноябрьдә, Сахалин өлкәсе губернаторы Олега Кожемяконың һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә рәсми очрашуы планлаштырылган.
Аннары Олег Кожемяко «Химград» технополисы, Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк эшчәнлеге белән танышачак. Сахалин губернаторына Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдир итәчәкләр, «Электрон Татарстан» дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы эше турында сөйләячәкләр, «ГЛОНАСС+112» зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү системасы мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр.
Олег Кожемяко шулай ук Казанда Су спорт төрләре сараенда, «Казан-Арена» футбол стадионында, «КидСпейс» балалар шәһәрчегендә һәм башка объектларда булачак.