Рөстәм Миңнеханов РФ Намибия Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ндали Че Камати белән очрашты

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Намибия Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ндали Че Камати белән очрашты. Очрашу ТР Хөүмәте Йортындагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Әңгәмә барышында Намибия илчесе Казанга эш сәфәре нәтиҗәләре туныда сөйләде. Аерым алганда Ндали Че Камати "ТИСБИ" идарә университетында булган, анда җитәкчелек белән очрашкан, вуз эшчәнлеге һәм укыту программалары белән танышкан. Университет һәм Намибия Республикасының РФ дәге Илчелеге арасында Мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. 

Шулай ук очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Ндали Че Камати Россия-Намибия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Намибия Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International