Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы үзенең 25 еллыгына җитди казанышлар белән килде

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен районга эш сәфәре белән килде. 

Программасының беренче пунктында Олы Тиләҗе авылында булу иде, анда яңа башлангыч мәктәп ачылды. Мәгариф оешмасы 15 балага исәпләнгән. Төзелеш авыл территорияләрен үстерүнең федераль программасы кысаларында башкарылган.    

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, укулар тулысынча татар телендә алып барыла. 2016-2017 уку елында мәктәптә 7 укучы белем алачак. 

Уку бүлмәләрен карап йөргәндә район башлыгы Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, авыл клубы тузган хәлдә булганга күрә, мәдәни-массакүләм чараларны мәктәпнең спорт залында уздырырга булганнар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Үзәк поселогына юнәлде. Монда ул 200 урынлык яңа мәдәният йортын ачуда катнашты. Республика программасы буенча җиткерелгән бу яңа объектта клуб һәм китапханә урнашкан. 

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, бүген посёлокта 960дән артык кеше яши, шуңа күрә яңа объектка ихтыяҗ зур булган.

«Без бик мөһим чарада катнашабыз – яңа мәдәният йорты ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Клуб, ФАП, мәктәп, кибет - бу объектлар һәр торак пуктында булырга тиеш. Бүген республикада авылны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез». 

Шуннан соң Татарстан Президенты «Теләче» сәнәгать паркына барды һәм андагы резидент компанияләр эшчәнлеге белән танышты. Бүген паркта 10 җитештерү бар, анда 260 кеше эшли. Тагын 2 предприятие якын киләчәктә ачылачак.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр ителгәнчә, ел башланганнан бирле парк резидентлары тарафыннан 450 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Шулар арасында: «Теләче торба заводы» (су һәм газ белән тәэмин итү өчен полимер торбалар чыгара), Төркия компаниясе – «ЛМР Пласт» (көнкүреш ихтыяҗлары өчен полимер эшләнмәләр җитештерә) һәм «ТатхимПласт» (композит материаллар җитештерә). 

Татарстан Президенты тагын чәчәкләр үстерү өчен яңа сәнәгать теплицаларын карады.    

Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара район Мәдәният йортында узды. Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, район үз юбилеена җитди хезмәт казанышлары белән килде. «Район уңышлы үсә, авыл кешеләре тормышын яхшыртуга юнәлгән барлык федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, Теләче районы зур үсеш потенциалына ия. Җитәкчелек инвесторларны актив җәлеп итә, агросәнәгать секторын үзгәртеп кору буенча озакка исәпләнгән программалар эшләнә. 

«Теләче районы яхшыга таба үзгәрә. Районның барлык кешеләрен дә 25 еллык юбилей белән котлыйм һәм киләчәктә дә районның чәчәк атуын телим», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Азакта Татарстан Президенты районның алдынгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International