Татарстан Республикасында 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 250,4 мең кв. метрлы 472 фатирлы 140 торак йорт гамәлгә кертелгән. Дәүләт торак фонды планы буенча ел ахырына кадәр 227,9 м ең кв. метрлы 955 фатирлы 102 торак йортны гамәлгә кертү көтелә. Алардан 42 объекты сафка кертелгән, 59 - әзерлеге югары дәрәҗәдә, уртача дәрәҗәдәге әзерлегктә - 1  объект.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР хезмәт инспекциясе 2016 ел башыннан 1478 тикшерү үткәргән. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмәү өчен 18 млн. 216 мең сумга 481 карар чыгарылган.

Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Дәүләт торак фонды арасында имзаланган килешү нигезендә ятим балаларга 311 торак алынган. 204 торак ятим балаларга яллау килешүе буенча бирелгән. Калган 107 торакны 2016 елның 11 декабрь көненә тапшыру карала.

5 һәм аннан артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында гаиләләгә теркәлгән 42 сертификаттан 25 ноябрь көненә 35 сертификат гамәлгә ашырылган. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурычларның берсе - гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерү программасын һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру. Торак төзелеше объектларының барысы да ваытыныда тапшырылырга тиеш, диде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, хәзерге вакытта киләсе 2017 елда төзелеш программаларын гамәлгә ашыруга әзерләнү мөһим.

Шуннан ТР ДТФ башкарма директоры чыгыш ясады. Ул фондка килгән түләүләр, социаль ипотеканың 2016 елда финанслануы турында хәбәр итте. 2017 елда планнар буенча 526 мең кв метр торакны төзү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International