Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларын минераль ашламаларны туплау мәсьәләсенә җитди игътибар бирергә өндәде

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 2016 елда 105,2 % тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, катлаулы һава торышына карамастан, тармак елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Гомумән авыл хуҗалыгы продукциясе индексы 105,2 % тәшкил итте, терлекчелектә - 100,9 %, үсемлекчелектә - 109,5 %. 

"Елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлап, без киләсе елда үсемлекчелектә 10 %лык үсеш бурычын куябыз. Аңлыйбыз - әлеге бурыч бу тармактагы һәммә кешедән зур тырышлык таләп итә", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм территориаль авыл хуҗалыгы идарәләре үтеп баручы ел нәтиҗәләрен анализлау эшен һәм һәр инвестиция компаниясенең үсешкә мөмкинлекләрен табу эшен алып баралар. "Декабрь уртасына кадәр без бу эшне тәмамларга тырышырбыз, - диде ул. - Без районнар башлыкларына, вакыт табып, бу эшне тәмамлауларын сорап мөрәҗәгать иттек. Һәрберсе бүгеннән үк үзенең ким якларын белергә, һәм бергәләп үз предприятиесе, үз районы өчен үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә тиеш". 

Министр минераль ашламалар белән тәэмин ителү мәсьәләсе буенча хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты гектарына 65 килограммнан да ким булмаган ашлама туплауны таләп иткән иде. 

«Каты корылык булса да, үсемлек кирәк хәтле тукландырыла, һәрвакыт яхшы уңыш алына", - дип билгеләде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, минераль ашламаларны туплау дәрәҗәсе районнарда төрлечә. Бүгенге көнгә гектарына 18,6 кг тәэсир итүчән матдә тупланган, бу узган елдагыдан күбрәк.

Министр сүзләренчә, кайбер районнарда ашлама җитәрлек түгел. Бу - Балык Бистәсе, Теләче, Аксубай, Кайбыч, Кама Тамагы, Әгерҗе, Әлмәт районнары.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та муниципаль районныра башлыкларын ашламалар туплау мәсьәләсенә бик җитди карарга өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International