Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов КФУ ның химия институты лабораториясендә булдылар

2016 елның 26 ноябре, шимбә

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында булды. Аны Татарстан Респуликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр.

"Республиканың иң өстенлекле юнәлешләренең берсе - фәнне үстерү. Нефть табу һәм нефть химиясе, медицина, җитештерү - фән боларның барысын да алга этәрергә тиеш. КФУ - әлеге процессны этәрүчеләрнең берсе", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Илшат Гафуров: "Университет һәм компанияләр интеграциясе бик әһәмиятле санала. Бу чыннан да шулай", - дип өстәде.

Моны КФУдагы нефтьне пласт эчендә каталитик эшкәртү лабораториясе раслый. "Минем лабораториядә нефть оксидлашуны өйрәнү өчен җайланма бар. Ул күзәнәкле мохитта нефть оксидлашу кинетикасын өйрәнү өчен кирәк", - дип аңлатып узды КФУның өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Галухин.

Бу җиһаз - Казан университеты һәм Америка компаниясе белгечләренең уртак эшләнмәсе. Ул Россиядә бердәнбер. Дөньяда да андыйлар бик күп түгел. Лаборатория Сколково һәм "Татнефть" белән актив хезмәттәшлек итә.

Михаил Бабич нефть һәм нефть продуктларының реологик үзлекләре, материалларны термоаназлау һәм материаллар белеме, термик анализ һәм калометрия лабораторияләрендә дә булды. Аларның кайберләре шулай ук нефть тармагына булыша, ә икенчеләре нанотехнологияләр һәм медицина өлкәсендә новаторлык белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International