Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» УК» ҖЧҖ генераль директоры Артём Молчанов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты.
Очрашуда катнашучылар машина төзелеше өлкәсендә, аерым алганда, компрессор һәм насос җайланмалар җитештерү өлкәсендә, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.