Бүген Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Иртәгә, 2016 елның 29 ноябрендә, Станислав Тиллих «Корстон» КСККда узачак «Татарстан – Саксония» икътисадый форумында катнашачак. Аннары Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Саксония Премьер-министры очрашачак.
Төштән соң Германиядән килгән кунаклар Казан дәүләт энергетика университетына барачаклар, анда Татарстан - Саксония инжиниринг үзәген ачу планлаштырыла.
Моннан тыш, Станислав Тиллих эш сәфәре программасында – «КАПО-Композит», «АЛАЗ», «КАМАЗ» предприятиеләре эшчәнлеге белән танышу, шулай ук «Алабуга» МИЗда булу.