Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуда: Татарстан Германия төбәкләре белән актив хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстан, тышкы сәяси катлаулыкларга карамастан, Германия төбәкләре белән һәрвакыт актив хезмәттәшлеккә әзер, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (ГФР) Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллихны Казанда сәламләде һәм аңа, бизнес-делегация вәкилләре белән бергә, Татарстанга эш сәфәре кылганы өчен рәхмәт белдерде.
 
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, быел июнь аенда ул Саксониядә булган, анда Татарстан һәм Саксония эшлекле даирәләре вәкилләре белән бергә икътисадый форумда катнашкан, Фраунгофер Материаллар һәм лазер технологияләре институтында булган, кайбер предприятиеләр эшчәнлеге белән танышкан, шулай ук төбәк җитәкчелеге белән очрашкан.    

Очрашулар күрсәткәнчә, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма әлегә бу мөмкинлек тулысынча файдаланылмый.   

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстан тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен киңәйтергә тиеш. «Без бөтен технологияләре, капиталы һәм инновацион проектлары белән республикага килгән бизнеска ярдәм итәчәкбез, - диде ул. – Саксония компанияләрен «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зоналарында, Чаллы алдан үсеп баручы территориясендә һәм башка индустриаль мәйданчыкларында инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга чакырабыз».

Германия, барлык катлаулы сәяси хәлләргә карамастан, Россия Федерациясенең, аерым алганда, Татарстан Республикасының да, стратегик партнёры булып кала, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләреннән берсе. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында кыскача мәгълүмат бирде.    

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, гадәти сәүдә-икътисадый партнёрлыктан тыш, Татарстанга һәм Саксониягә парламентара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге, сәламәтлек саклау һәм туризм юнәлешләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк.   

Станислав Тиллих Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу визит – Татарстан белән Саксония арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек, диде ул. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Саксония делегациясенә 30дан артык немец компаниясе вәкилләре кергән. 

«Германия – инновацияләр үзәге, анда иң яхшы техника һәм җайланмалар җитештерелә. Без дә шундый юнәлешләрне үстерәбез. Безнең эшләр урыннарыбыз һәм тәҗрибә алмашу юнәлешләребез бар». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International