Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альпы төбәге (Франция) бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды. Визитны әзерләү буенча эш төркеме Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Овернь-Рона-Альплар төбәгенең Региональ совет вице-президенты Филипп Менье белән очрашуы нәтиҗәләре буенча оештырылачак. Очрашу Парижда Рөстәм Миңнехановның Франциягә эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы вакытта Татарстан белән Франция арасында товар әйләнеше күләме кимеде, ләкин үсешкә һәм хезмәттәшлекне ныгытуга мөмкинлекләр бар. "Без Россия төбәге буларак хезмәттәшлек итүгә ачык. Бүгенгә төп бурычыбыз - Европа Берлеге илләре белән мөнәсәбәтләрне киңәйтү", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты кыскача республика икътисады турында сөйләде, мәдәният, туризм, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгытуда мөмкинлекләр булуын ассызыклады. Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, бүген Казан - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң туристларны җәлеп итүче Россиянең өченче шәһәре.
Рөстәм Миңнеханов Франция төбәге бизнес-делегациясенә Татарстанга визитны җәй көннәренә планлаштырырга киңәш итте. Франция кунаклары татарларның милли бәйрәме – Сабантуйны күреп, төбәкнең милли гореф-гадәтләре, милли үзенчәлеге белән таныша алырлар иде.
Филипп Менье үз чиратында, билгеләгәнчә, мәгариф һәм фән, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә игътибар итәргә кирәк. Ул шулай ук Татарстан Республикасы белән Овернь-Рона-Альплар төбәге арасында хезмәттәшлекне билгеләүче документ кабул итәргә, әйтик, хезмәттәшлек итү нияте турында декларация кабул итәргә тәкъдим итте
Очрашуда хезмәттәшлек итүнең төгәл юнәлешләрен эш төркеме билгеләр дигән карар кылынды. Татарстан ягыннан эш төркеменә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов керәчәк.