Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатуында Саксония делегациясе “Алабуга” МИЗда булды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих җитәкчелегендәге делегация “Алабуга” МИЗда булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.

“Алабуга” МИЗда кунакларга инвесторларга тәкъдим ителгән мөмкинлекләр турында сөйләделәр. “Алабуга” МИЗ” АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев бүгенге көндә монда Германиядән 4 компания эшли, дип белдерде.

Илдар Халиков, үз чиратында, “Алабуга” Россиянең әйдәп баручы сәнәгать мәйданчыкларының берсе, монда бизнес алып бару һәм яшәү өчен барлык уңайлы шартлар да булдырылган, дип ассызыклады.

Кунаклар шулай ук сәнәгать мәйданчыкларын карадылар, инфраструктура белән таныштылар. Аерым алганда, “РМА Рус” компаниясе заводында булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International