Франция Эшлекле даирәләре ассоциациясе (MEDEF) вице-президенты Ив-Тибо де Сильги белән очрашты.
Очрашу MEDEF бинасында узды.
Очрашу барышында де Сильги әфәнде Рөстәм Миңнехановка белдергәнчә, Франция бизнесменнары Россия компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук эшлекле багланышларны ныгытырга тели. "Франция Россияне беркайчан да ташламады, - диде Ив-Тибо де Сильги, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Француз бизнесы хезмәттәшлек белән кызыксына". Аның сүзләренчә, бүген 700 меңнән артык компания Франция Эшлекле даирәләре ассоциациясе әгъзасы булып тора.
Үз чиратында Татарстан Республикасы белдергәнчә, республика җитәкчелеге чит илләр компанияләренә Россия базарына чыгу өчен уңайлы шартлар тудырырга әзер – инфраструктура өлешендә дә, салымнар преференцияләре һәм башкалар. Безнең ишекләр француз бизнесы өчен ачык, диде Рөстәм Миңнеханов, рәхим итегез. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вакытлыча сәяси каршылыкларга карамастан, хезмәттәшлекне үстерергә һәм ныгытырга кирәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ив-Тибо де Сильги "Франция - Татарстан" бизнес-форумында катнаштылар.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов француз бизнесына Татарстан Республикасында ярдәм күрсәтергә әзер булуны раслады. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, француз компанияләренең Татарстанда эшләү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, 20 елдан артык Парижда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшләп килә. Үз чиратында Казанда Франция виза үзәге ачылган, Франция мактаулы консулы эшли, "Альянс - Франсез" мәдәни-мәгърифәт оешмасы актив эшчәнлек алып бара.
Форум барышында Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын тәкъдир итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы җитәкчесе Игорь Носов һәм башкалар чыгыш ясады.
Форум кысаларында француз бизнесменнары чыгыш ясаучыларга Татарстан территориясендә предприятие үстерү, яңа производстволар ачу, җитештерүләр туплау буенча сораулар бирделәр.