Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты.
Очрашу Париж шәһәрендә ЮНЕСКО офисында узды.
Рөстәм Миңнеханов Ирина Боковага очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм ЮНЕСКО белән Татарстан Республикасы арасында хезмттәшлек күп еллар дәвам итүе турында искәртте.
Шуннан яклар кайбер проектлар буенча багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан киләсе ел июнь аенда физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм җитәкчеләрнең алтынчы халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) югары дәрәҗәдә уздырырга тырышачак.
Очрашуда Россия Федерациясенең Франциядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов, Татарстан Республикасының Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм башка рәсми затлар катнашты.