Рөстәм Миңнеханов тышкы сәүдә, туризмны үстерү һәм чит илләрдә Франция гражданнары эшләре буенча Дәүләт серкретаре Маттиас Фекль белән очрашты

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эшлекле визиты кысаларында Тышкы сәүдә, туризмны үстерү һәм чит илләрдә Франция гражданнары эшләре буенча Дәүләт серкретаре Маттиас Фекль белән очрашты.

Очрашу Франция Чит ил эшләре министрлыгы бинасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Маттиас Фекльгә очрашу мөмкинлеге һәм визитны оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

ТР Президенты сүзләренчә, Россия Федерациясе һәм Франция җитәкчелегенең төбәкара дәрәҗәдәге элемтәләрне, эшлекле даирәләр хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирүе бик мөһим.

Ул шулай ук Франциянең эшлекле даирәләре ассоциациясе бинасында “Франция – Татарстан” бизнес-форумы узуы, анда Татарстанда үзләренең проектларын тормышка ашырырга теләгән француз эшкуарларые катнашуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Европа Берлеге илләре, шул исәптән Франция эшкуарлыгы белән хезмәттәшлек алып баруда зур тәҗрибә туплавын искәртте.

ТР Президенты сүзләренчә, бүген мәдәният, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә яхшы мөмкинлекләр бар.

Шуннан яклар Россия белән Франция арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән мәсьәләләр буенча фикер алышты. 

Очрашуда Россия Федерациясенең Франциядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов, Татарстан Республикасының Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International