Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Тантана гадәттәгечә Зур Кремль сараеның Георгиевский залында узды.
 
Юлламаны тыңларга дип Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Россия Хөкүмәте, Иҗтимагый һәм Хисап палаталары вәкилләре, төбәкләр җитәкчеләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар чакырылган иде.
 
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Юлламада Владимир Путин Россиянең киләчәк үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләде. Ул икътисадка, гражданнарга социаль ярдәмгә һәм илнең тышкы сәясәтенә аерым игътибар бирде.   
Аерым алганда, Россия Федерациясе Президенты түбәндәге темаларны күтәрде: коррупциягә каршы көрәш, демография күрсәткечләрен арттыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә бюрократияне мөмкин кадәр киметү һәм мәгълүматлаштыруны үстерү, икътисадның мохтаҗ тармакларына адреслы ярдәм күрсәтү, импортны алмаштыру, ил бюджетының углеводородларны экспортлаудан бәйлелеген киметү, сәнәгать секторын үстерү һәм башка мәсьәләләр.

Юлламаның тулы тексты белән Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында танышырга була.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International