Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ да Ford Kuga производствосы ачылуда катнашты

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Kuga производствосын "Алабуга" махсус икътисадый зонасында ачуда катнашты.

Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Внешэкономбанк рәисе урынбасары - идарәсе әгъзасы Татьяна Сахарова, ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар "Форд" заводы куәтләрен карады.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге - яңартылган Ford Kuga вариантын чыгаруны эшләтеп җибәргән әлеге көннең шатлыклы булуын җиткерде.

«Автомобиль базары күтәрелергә тиеш, без моңа әзер булырга тиешбез, - диде Татарстан Президенты. – Без нинди яхшы автомобиль булуын күрәбез һәм аның перспективасы зур».

Заводта эшләүчеләрне яңа җитештерү эшчәнлеге башлану белән Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов котлады. «Сездә җитештерелүче аавтомобильләр янында заманча модель барлыкка килде, - диде ул. – Бу модель, сүз дә юк, Россия базары өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен булачак».

Җитештерү цехларының берсендә ясап куелган сәхнәгә Ford Kuga автомобиле чыкты һәм аңа шәрәфле кунаклар ак маркер белән капотына имзаларын салды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа авто руле артына утырып карады. Автомобиль салонында аңа яңа модельнең мөмкинлекләре, шулардан иң мөһимнәрдән булган – һәлакәт очрагы була калганда экстрен тәэсир итү системасы турында сөйләделәр. Әлеге система төп мәсьәләне хәл итә – машина йөртүченең һәм пассажирның гомерен саклау. “Кагыйдә буларак, машина йөртүче һәлакәт вакытында идарәне югалта һәм ул пассажиры белән бергә җәрәхәт алырга мөмкин һәм экстрен хезмәтләрне чакыра алмый, - дип сөйләделәр Рөстәм Миңнехановка. – Автоның бу моделе үзе сигналлар җибәрүче датчик белән җиһазландырылган һәм аның аркылы машина координаталарын, бәрелү дәрәҗәсен һәм башкаларны билгеләп була. Бу өр-яңа система. Автомобильдә шулай ук экстрен чакыру кнопкасы бар. Ул ЭРА ГЛОНАСС системасы операторына (юллардагы һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләрне тиз арада белдерүче дәүләт системасы) хәбәр юллый”.

Яңа Ford Kuga смарт-кроссовер 1,5 литр күләмдәге (шулай ук 2,5 литр) EcoBoost (150 и 182 а.к.) яңа бензин двигателе белән чыгарыла башлый. Ике вариант та АИ-92 ягулыгына сертификацияләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International