Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комаровага Ханты-Мансийск – Төмән трассасындагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Наталья Владимировна! Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән Ханты-Мансийск – Төмән трассасындагы котычкыч һәлакәт аркасында балалар һәлак булуга бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам, – диелә телеграмма текстында. – Талантлы яшь спортчыларның һәлак булулары йөрәкләребезне әрнетә – балаларның гүзәл хыяллары тормышка ашмау белән, бу котычкыч фаҗиганең ата-аналарның бәгырь кисәкләрен бөтенләйгә алып китүе белән килешү һич мөмкин түгел. Һәлак булганнарның ата-аналары, туганнары һәм якыннары белән бергә хәсрәтләнәбез, фаҗигадә зыян күргәннәрнең барысының да тиз арада терелеп чыгуларын теләүләребезне тапшыруыгызны үтенәбез.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».