Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар очрашты. 

Яклар инжиниринг өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, Татарстан Республикасы территориясендә кайбер Германия компанияләренең производстволарын локальләштерү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Искәртик,  Рөстәм Миңнехановның быел октябрь аендагы Германиянең Дюссельдорф шәһәренә эш сәфәре кысаларында эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар булган иде. Нәтиҗәдә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган проектларны билгеләү өчен эш төркеме оештыру турында карар кылынган иде.

Бүген Wilo компаниясе (насослар һәм насос ситсемаларын җитештерү) вәкиле Йенс Даллендоерфер һәм «Данго Денинтал» компаниясе (тимер чүкү һәм бастыру өчен җиһазлар) милекчесе Райнер Данго Татарстан компанияләре белән берлектә бизнесны үстерү турындагы планнары турында сөйләделәр.

«Данго Денинтал» компаниясе Россиядә Красноярскта эшләп килә. Компания Россия предприятиеләре белән партнерлыкны киңәйтергә тели. Райнер Данго Рөстәм Миңнехановны Зиген шәһәренә, «Данго Денинтал» компаниясе куәтләре белән танышу өчен, килергә чакырды.

Йенс Даллендоерфер (Wilo), үз чиратында, 2016 елда Россиядә (Мәскәү өлкәсе, Ногинск шәһәре) насослар җитештерүче предприятие асылуы турында хәбәр итте. 

СМС Group компаниясенең Көнчыгыш Европа һәм БДБ буенча директоры (корыч эшкәртү өчен җиһазлар), ММС Neuwirth компаниясе генераль директоры, Германия Федератив Республикасы сәнәгать министрлыгының кидәшчесе Виктор Нойвирт очрашуны йомгкалап билгеләгәнчә, Германия компанияләре Татарстан Республикасы белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү яклы. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компанияләр вәкилләренә республикада производстволарын локальләштерү мөмкинлекләрен карарага тәкъдим итте, шул исәптән яхшы инфраструктуралы, салым ташламалары булган мәйданчыкларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International