Рөстәм Миңнеханов Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Балыкчылык агентлыгы һәм Осетроводлар берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Балыкчылык агентлыгы һәм «Осетроводлар берлеге» КБАО президенты Александр Новиков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Очрашу барышында яклар балык үрчетү, республикада балык продукциясе җитештерүне арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Очрашуда катнашучылар ассызыклаганча, Татарстанда аквакультураларны торгызу һәм үстерү эшләре күп әле.  

Осетроводлар берлеге президенты Александр Новиков, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, республика балык, балык продукциясе җитештерүне арттыра ала. Ул искәрткәнчә, 2022 елга Татарстан 20 мең тонна балык җитештерә алырлык проект карала.  

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов һәм башкалар катнашты.

Төгәлрәк мәгълүмат - http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/772822.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International