Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Хорасан-Разави провинциясе (Иран) делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Иран делегациясен Хорасан-Разави провинциясе губернаторының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Мораведж Альшариэм җитәкли.
Илдар Халиков кунакларны сәламләп, Россия Федерацияясе төбәкләренең берсе булган Татарстан белән кызыксынуларына рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, Россия - Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Иранны тыгыз элемтәләр бәйли.
2007 елдан Казанда Иран Генераль консуллыгы эшли, дип искә алды Илдар Халиков. Ул шулай ук соңгы ике елда булган элемтәләрне ныгытырга ярдәм иткән күп сәяси очрашулар узуын билгеләде. Шул исәптән, фән һәм мәгариф өлкәсендә – Казанның югары уку йортларында Иран студентлары белем ала, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек җайга салынган. 2016 елда Казанда Иран классик музыкасы концерты булды.
Бездә сәяси һәм мәдәни диалоглар күп, әмма икътисадта хезмәттәшлек җитәрлек түгел, – диде очрашу барышында Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, бүген Иран төрле ил эшкуарларында кызыксыну тудыра, күпләр бу илнең икътисадына инвестицияләр кертергә әзер.
Шул ук вакытта ТР Премьер-министры бүген күп чит ил компанияләре алга таба Россия базарына чыгар өчен Татарстанда үз эшләрен ача, дип билгеләде. Ул кыскача “Алабуга" МИЗ хакында сөйләде.
Алга таба Илдар Халиков Иран белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек җитәрлек түгел, дип белдерде. Ул Иранның сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе, җиңел сәнәгать товарлары белән дан казанганын билгеләде.
Хорасан-Разави провинциясе губернаторы урынбасары Мораведж Альшариэм, үз чиратында, Татарстанга килү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.
Мораведж Альшариэм губернатор исеменнән Илдар Халиковны Татарстан делегациясе белән, танышу өчен Хорасан-Разави провинциясенә чакырды.
Мораведж Альшариэм шулай ук провинция һәм аның икътисады турында сөйләде. Аерым алганда, провинция территориясендә Төрекмәнстан һәм Әфганстан чигендә ике махсус икътисади зона урнашуын хәбәр итте.
Провинция башкаласы - Мешхед шәһәре – Тәһраннан соң икенче шәһәр. Ел саен Мешхед шәһәренә Ираннан 27 миллион һәм чит илләрдән 2 миллион турист шигыйларның сигезенче имамы мавзолеена килә.
Мешхед 2017 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан ителгән.