Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш буенча тәкъдимнәр белән танышты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә территорияне үстерү буенча тәкъдимнәр белән таншыты. 

ТР Президентын ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде. 

Беренче булып Калинин-Тихомирнов-Вишневский урамнары киселешендәге калкулыкта - аны электән "Өченче тау" дип атыйлар - төзелеш вариантлары каралды. Төзүче компания "Аркада" күп катлы офис бүлмәләре булган торак йортлар комплексын тәкъдим итте. Архитектор Герман Бакулин  баш архитектордагы шәһәр советында каралып расланмый калган өч вариант турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов та әлеге тәкъдимне хупламады.

"Мин риза, биредә булганнар да ризалашыр, үзәктәге төзелеш буенча улйланмаган карарлар булды, һәм хәзер без элеккеге хаталарны кабатламаска тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без шәһәр үзәгендә тарихи мохтне саклау буенча рекомендацияләрне үтәргә кирәклегендә басым ясыйбыз, агач төзелмәләрне бигрәк тә саклау зарури".

Икенче тукталыш - республиканың мәдәни-тарихи объекты булган Муса Җәлил урамындагы 19нчы йорт: «Михляев йорты (Дряблов)», ул XVII – XVIII йөз башына карый. Объект Петропавловский соборы янәшәсендә. Татарстанда әлеге йорт якынча 1722 елларда үтеп барышлый Россия императоры Петр I тукталган йорт буларак та истәлекле.

2015 елда Татарстан Президенты кушуы буенча йортны җимерелүдән саклау эшләре өчен 56 млн сум акча бүлеп бирелгән. Кремль калкулыгыннан җир шуышып, объектның диварлары деформацияләнүе һәм ярылуы проблема тудырган. Рөстәм Миңнехановка бүген биредә грунтның ныгытылуы, диварларга өстәмә ныгытмалар өстәлүе һәм башка тиешле эшләр башкарылуы турында җиткерелде. «Михляев йорты»нда социаль яки мәдәни объект булдыру ниятләнелә. «Татинвестгражданпроект» институтына бинаны тулаем реставрацияләү проектын әзерләү бурычы йөкләнде.

Өченче булып Подлужная урамындагы торак комплексы төзелеше каралды. Төзүче төрле биеклектәге өч проект вариантын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов ике-өч катлы төзелеш алып бару вариантын әйтте. Аның сүзләренчә, Подлужная урамында хәзер биек йортлар салу күздә тотылмый, урамның йөзен саклау мөһим. Моннан тыш, Казан зоналарын саклау проектында бу мәйданда аз катлы йортлар салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International