Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төркия белән һәм тугандаш төрек халкы белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен хуплый

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төркия белән һәм тугандаш төрек халкы белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен хуплый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашуда хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында бүген Бинали Йылдырым әфәнде Татарстанга килде. 

Рөстәм Миңнеханов белән Бинали Йылдырымның бүгенге очрашуы Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан –Россия төбәге буларак – Россия белән Төркия арасындагы дуслыкның ныгуына юнәлгән багланышларның киңәюенә зур әһәмият бирә. Ул шулай ук Төркия    Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга иң яхшы теләкләр тапшырды.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанга Төркиянең югары кунаклары килү республика өчен аерым игътибар билгесе булып тора. Бу, шул исәптән, 2009 елда Төркия Президенты Абдуллах Гюльнең килүе, 2011 елда Рәҗәп Тайип Эрдоганның Төркия Премьер-министры чагында килүе, соңрак 2015 елда  Татарстанга Төркия Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чичәк визиты.

«Хезмәттәшлек үстерү өчен 2011 елда Казанда Хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясен, шулай ук 2013 елда Россия-Төркия җәмәгатьчелек  форумын уздыру җитди этәргеч булды», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Президенты очрашуда билгеләп үткәнчә, ул үзе дә Төркиядә Татарстан Республикасы делегациясе белән берничә мәртәбә булган. Анкарага, Стамбулга, Бурсага, Искешәһәргә, Антальяга, Аданага, Мәрсингә, Денизлигә, Измиргә, Манисага һәм башка шәһәрләргә визитлары турында әйтте Татарстан Республикасы Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Икътисад министры Зәйбәкҗи әфәнде чакыруы буенча Татарстан делегациясенең Анкарга эш сәфәре көтелә.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер Казанда – Төркия Республикасының Генераль консуллыгы, Стамбулда Татарстан Республикасы вәкиллеге уңышлы эшли.   

Татарстан белән Төркияне даими һава юллары тоташтыра, диде ул, Стамбулга очышлар «Казан» халыкара аэропортыннан һәм «Бигеш» аэропортыннан гамәлгә ашырыла. 

Бүген Татарстан территориясендә 10 төрек производствосы уңышлы эшләп килә, шул исәптән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә дә.

Татарстан белән Төркия мәдәният өлкәсендә дә уңышлы багланышлар урнаштырган.   

Төркиядә күп еллар буена Татарстанның Мәдәният көннәре, шулай ук милли татар бәйрәме – Сабантуй уздырыла, һәм Төркия хакимиятләре бу чарага зур ярдәм күрсәтәләр, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашу тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Төркия һәм Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен кыскача матбугат конференциясе уздырдылар.

Аерым алганда, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, сорауларга җавап биреп, Россия визиты нәтиҗәләрен югары бәяләде.

«Мәскәүгә эш сәфәремнең беренче көнендә мин Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очраштым. Без дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне зур темплар белән торгызырга дип сөйләштек», – диде ул.

Бинали Йылдырым сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин белән дә әңгәмә бик уңышлы узган.

Россиягә эш сәфәренең икенче көнендә Төркия делегациясе Татарстан Республикасына килде. «Без монда дусларыбыз арасында», – дип ассызыклады Төркия Премьер-министры.

Ул республика җитәкчелегенең төбәк үсеше өчен зур эшләр башкаруын һәм Казан кунакчыллыгының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International