Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасының (АСИ) Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды.
Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, быел июль аенда Стратегик инициативалар форумында яңа проектлар буенча фикер алышу уздырылган. Шуңа бәйле рәвештә киләсе елда конкрет, сизелерлек нәтиҗәләргә килү принципиаль мөһим, беренче чиратта, төбәкләрдә эшлекле климатны яхшырту, һөнәри белемне үстерү һәм социаль өлкәдәге инициативаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә.
Владимир Путин шулай ук искәрткәнчә, элегрәк, ул, Иҗтимагый палата белән берлектә, волонтёрлар хәрәкәте үсешенә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтергә сораган булган, «Сүз волонтёрлар хәрәкәтенә комачау итүче каршылыкларны бетерү, волонтёрлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар белән дәүләт арасындагы хезмәттәшлек форматын билгеләү турында бара. Социаль өлкәдәге проектлар белән шөгыльләнергә теләгәннәргә ярдәм күрсәтергә кирәк, бигрәк тә киләсе ел Экология елы дип игълан ителде бит», - диде Россия Президенты.
«Мин Агентлык үз мәйданчыгын Россия компанияләренең, фәнни, мәгариф һәм инжиниринг оешмаларының һәм үзәкләренең хезмәттәшлек мәйданчыгы итүен сорар идем. Безнең яңа технологик дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итәрлек яшь белгечләребез һәм югары квалификацияле эшчеләребез барлыкка килә. Моны Швециядә һөнәри осталыгы буенча узган Европа чемпионатында җиңүче егетләр күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә Хөкүмәттән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсешенә ярдәм күрсәтүегезне сорыйм, бигрәк тә эшче һөнәрләренә, бу чемпионат Казанда 2019 елда узачак», - диде Владимир Путин.
Утырышта шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, АСИ генераль директоры Андрей Никитин, РФ Саклык банкы президенты Герман Греф һәм башкалар катнашты.
АСИ Күзәтүчеләр утырышы турында төгәлрәк мәгълүмат - http://www.kremlin.ru/events/president/news/53442