Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә 2 млн. 112,1 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган

2016 елның 10 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча  төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, ТРда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын яңарту, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.  

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2016 елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 2015-2020 елларга “Торак” программасында каралган гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча программалар төгәлләнгән.

Министр төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге хәлнең торышы турында сөйләде. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 1536 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн 531 мең сумга 497 карар чыгарылган.

2016 елның 9 декабренә республикада 2 млн 112,1 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, республиканың 24 муниципаль районында торакны тапшыру буенча эш дәвам итә, дип белдерде министр.

Социаль ипотека программасы буенча 4 мең 773 фатирлы гомуми мәйданы  272,2 мең кв метр булган  159 йорт файдалануга тапшырылган. 2016 ел азагына кадәр 4 мең 473 фатирга исәпләнгән 215,9 мең кв метр мәйданлы 83 йортны тапшыру планлаштырыла. Шулардан 39 объектта төзелеш төгәлләнгән инде, 43 объект югары дәрәҗәдә әзерлектә, 1 объект урта дәрәҗәдә әзерлектә.    

Ирек Фәйзуллин ятим балалар һәм караучысыз калган балаларның торак белән тәэмин итү өлешендә хокукларын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2016 елның 9 декабренә  Татарстанда 311 торак бинадан 290 торак бина ятим балаларга махсуслаштырылган торак фондының найм килешүе буенча тәкъдим ителгән. Тагын 21 торак бинаны 15 декабрьгә кадәр найм килешүе буенча бирү планлаштырылган.  

Илдар Халиков ятим балаларга торак 2016 ел программасы буенча вакытында бирелергә тиеш, дип белдерде.

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 42 сертификаттан 9 декабрьгә 40 сертификат гамәлгә ашырылган. 21 муниципаль берәмлектә бу чаралар төгәлләнгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасына килгәндә,  бүгенге көнгә 2016 ел азагына тапшыруга планлаштырылган 22 күп фатирлы инвестицион торак югары дәрәҗәдә әзерлектә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International