Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы башка тармактагылар белән тигез булырга тиеш

2016 елның 10 декабре, шимбә

Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы түләнеше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР  Премьер-министры урынбасары –ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы агымдагы елның 10 аенда 18,4 мең сум, яисә икътисад буенча уртача хезмәт хакыннан 62% тәшкил иткән.

Киңәшмәдә катнашучыларга республиканың башка тармакларындагы уртача хезмәт хакы тәкъдим ителде.

“Әгәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыгында хезмәт хакы арту темпларын арттырырга кирәк”, - диде Марат Әхмәтов. 

Төп фактор – предприятиеләрнең табышы булмау, лаеклы хезмәт хакына ресурсларның җитешмәве, дип саный министр.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов тармакта хезмәт хакын үз вакытында түләүнең мөһимлеген ассызыклады.

“Кайбер җитәкчеләр хезмәт хакын исләренә төшермичә үз вакытында түләми башладылар, диде ул. – Тикшерүләр нәтиҗәсендә 35 авыл хуҗалыгы оешмасында, 22 муниципаль районда 74,5 млн сум хезмәт хакы үз вакытында түләнмәгән”.

Марат Әхмәтов хезмәт хакын арттыру һәм үз вакытында түләү мәсьәләләре алга таба да контрольдә булачак, дип белдерде. “Әйтәсем килә, җитештерү өчен кеше түгел, ә киресенчә, кеше өчен җитештерү булырга тиеш”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International