Рөстәм Миңнехановка Адмиралтейская слободаның мастер-планын тәкъдим иттеләр

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Адмиралтейская слободаның (Казан) мастер-планын тәкъдим иттеләр.

Архитектор һәм SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Адмиралтейская слобода районы территориясендә уникаль локация булдыру эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Проект буенча монда Казансу һәм Идел елгалары яры буйлап җәяүлеләр зонасы, парклар, скверлар, торак зоналар, шулай ук мәдәни объектлар булачак.  

Проектка «Сантехприбор» заводы һәм Казан вертолетлар заводы (КВЗ) территорияләрен кертү дә күз алдында тотыла. 

Алафузов фабрикасы биналарын сүтү планлаштырыла.  

Ял итү-туристик зона булдыру – торгызылучы Адмиралтейская слобода проектның төп идеяләренең берсе.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән  мастер-планны уңай бәяләде. Аның фикеренчә, бу планны нигез итеп алырга кирәк. Киләчәктә төп бурыч – бу концепциядән тайпылмау, диде ул, бу билгеле бер стильне саклап калачак. «Бу бик кызыклы эш», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Адмиралтейская верфь» музее проектын да уңай бәяләде, аны да КДАТУ материаллары нигезендә Сергей Чобан архитектура бюросы эшләгән. Татарстан Республикасы Президенты эшче проектлауны башларга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International