Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Europe Unlimited компаниясенә нигез салучы һәм аның директоры, Европа технологик турының Интернэшнл Венчур Клаб (IVC) президенты Вильям Стивенс белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Венчур фондларына һәм технологик компанияләргә халыкара потенциалы булган стартаплар табышырга булышу максатларында Европа Технологик Турына 1998 елда нигез салынган. Ел саен ул Европаның төрле илләрендә уздырыла.
2009 һәм 2013 елларда Россия Тех Турлары Россия Федерациясенең инновацион үсеш буенча алдынгы шәһәрләрендә узган, шул исәптән Казанда да.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Вильям Стивенс Татарстан Республикасы белән Европа Тех Тур Ассоциациясе арасындагы киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.