Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең яңа бинасында булды

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң  «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин ур., 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.    

Аңлатмаларны «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов биреп барды. Ул хәбәр иткәнчә, элегрәк идарә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү офислары арендаланган урыннарда урнашкан, бу бик җайсыз булган. Бүген компаниянең клиентлар базасы зур, 850 мең физик затка һәм 33 мең юридик затка хезмәт күрсәтелә.

Яңа бинада персоналның нәтиҗәле эше өчен, шулай ук клиентлар өчен бөтен шартлар да тудырылган, 70 ләп бүлмә абонент залларын, эш кабинетларын, сөйләшүләр алып бару  залларын тәшкил итә. Барлыгы 285 хезмәткәр урнаштырылган.  

Беренче катта Рөстәм Миңнехановка «Татэнергосбыт» АҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү офисларын күрсәттеләр. Залда 9 кабул итү тәрәзәсе, терминаллар һәм инфомат урнашкан. Клиентларга җайлы булсын өчен электрон чират урнаштырылган, көтү урыннары җиһазландырылган. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, барлык бүлмәләр дә йөрүләре кыен булган кешеләргә яраклаштырылган.   

Аннары Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы кулланучылары өчен электр энергиясен көн саен күпләп сатып алу процессы белән таныштырдылар. Аерым алганда, энергия куәтләре базарында эш үзенчәлекләре турында, бәяләр һәм тарифларга тәэсир итүче факторлар турында, шулай ук электр куллану планлаштыру турында сөйләделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International