Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Әнкарада Төркия Республикасы Президенты сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.

Яклар башта бер-берсен дусларча сәламләде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга 10 декабрь көнне Стамбулдагы терактка бәйле рәвештә төрек халкының кайгысын уртаклашуын белдерде. 
Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы турында фикер алышу – безнең өчен зур хөрмәт. Без Төркия һәм тугандаш төрек халкы белән багланышларның югары дәрәҗәдә булуына шатбыз. Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең катлаулы чорына карамастан, ике дәүләт башлыгының вәзгыятьне яхшырту юлын табулары бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. 
Авгус аенда мин Санкт-Петербургта Сезнең Россия Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашуыгыз кысаларындагы чараларда катнаштым. Октябрь аенда Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи Татарстанга килде, үткән атнаны Төркия Республикасы Премьер-министры  Бинали Йылдырым да Россиягә эш сәфәре кысаларында Татарстанда булды. Сезнең 5 ел элек Татарстанга килүегезне зур канәгатьләнү белән искә алам, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Президентын Татарстан Республикасына тагын чакырды.
3 нче күперне (Солтан Сәлим Явыз күперен) ачу; Евразия тоннелен төзеп бетерү (5,4 км, шуның 3,3 км – Босфор асытыннан); Стамбулда 3 нче аэропорт төзү кебек мега-проектларны һәм башка инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруда төрек халкының уңышларына сокланам һәм шатланам, диде Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан Оешкан сәнәгать зоналары кору буенча Төркия тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнә.
Бүген Төркия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Россиядәге Төркия инвестицияләренең биштән бер өлеше безнең республикага туры килә. Бүген Татарстанда 10 Төркия заводы уңышлы эшләп килә. Чаллы шәһәрендә «Хәят Холдинг» компаниясе холдингы акчаларына «Санрайз Сити» күп функцияле торак комплексы төзи («Компас инжиниринг» компаниясе проектны гамәлгә ашыра).
Татарстан төрек бизнесы белән хезмәттәшлек итәргә һәм проектларыгызның  безнең республикада гамәлгә ашырылуын тели һәм без моның өчен төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер.
Татарстан Республикасы Президенты Төркия Республикасы Президентына Төркиядәге татар җәмәгатчелеге вәкилләренә күрсәткән игътибары өчен ңә рәхмәт белдерде. Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәрен һәм татар халкы милли бәйрәме Сабантуйны уздыру күркәм гадәткә әверелде. Тарихка һәм уртак традицияләребезгә ихтирам тугандаш халыкларны тагын да берләштерә. Безнең багланышларыбызның һәм бөтен төрки халыклар тарихының күренекле сәхифәләрен Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди Арсал язганнар, соңгысына һәйкәлне үткән атнада Казанның Стамбул бакчасында Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән бергә  ачтык, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International